4 Октябрь 2018
“Әкият” курчак театрында “Принцесса Крапинка” премьерасы булачак
19,20 октябрь көннәрендә Татар дәүләт “Әкият” курчак театрында “Принцесса Крапинка” (А.Шмидт, Э.Гыйлемханова инсценировкасы) спектакленең премьерасы булачак. Спектакльнең режиссеры Татарстанның халык артисты Эльвира Гыйлемханова, рәссамы Екатерина Спиридонова, композитор Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин, пластика Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова.