9 Сентябрь 2019
“Курчак театры өчен яңа пьеса” конкурсының җиңүчесе игълан ителде
29 август көнне Татар дәүләт "Әкият" курчак театрында “Курчак театры өчен яңа пьеса” конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Конкурска барлыгы 40 пьеса кабул ителде, әлеге пьесаларның 7се татар телендә. Пьесалар Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Омсктан, Хабаровсктан, Екатеринбургтан һәм Русиянең башка шәһәрләреннән килде. Конкурста катнашучыларга зур рәхмәт!
Комиссия әгъзаларыБашкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче Альбина Галиуллинаның бэби спектакль өчен «Приключения пингвиненка Пинка?» (пьесаның башлангыч исеме “Кто вылупился из яйца?”) пьесасын җиңүче дип игълан итте. Әлеге пьеса 2019-2020 елларда “Әкият” курчак театры сәхнәсендә куелачак.