Театр турында Музей Шомбай-fest
Рус Тат
  • Керү
  • Регистрация
Касса (843) 237-70-09
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
А.Алиш исемендәге премия лауреаты
Татар Дәүләт
Курчак
Театры
Министерство культуры Республики Татарстан
Лауреат премии им. А. Алиша
Татарский
ГосударственныЙ
Театр Кукол
Баш бит Афиша Репертуар Яңалыклар Элемтәләр
Купить билеты
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
.Алиш исемендәге премия лауреаты
Татар ДәҮләт Курчак Театры
Касса (843) 237-70-09
Купить билеты
Баш бит
Афиша
Репертуар
Яңалыклар
Элемтәләр
Театр турында
Музей
Шомбай-fest
Керү
Регистрация
Тат
Русский Татарча
Кире кайтырга
Әүвәлге Киләсе
6 Октябрь 2020

ӘКИЯТ-BELEМ

Кадерле нәни дусларыбыз, хөрмәтле әти-әниләр!
⠀
Татар Дәүләт «Әкият» курчак театры масштаблы уникаль «ӘКИЯТ-BELEМ» мәдәни-мәгариф проекты тәкъдим итә.
⠀
Көзге кичтә ниләр эшлисез? Китап укучылар күпме арабызда? Бүгенге дөньяда – мәгълүмат технологияләре үсеш алган заманда – баланы китапка җәлеп итү шактый катлаулыга әверелә бара.
⠀
Күп ата-аналар балада китап уку теләген ничек уятырга дип баш вата.
⠀
«ӘКИЯТ-BELEМ» проекты даими рәвештә китаплар укырга, татар әдәбиятына, язучыларның иҗатына кызыксыну уятуны, балаларда сәнгать әсәрен тулы күләмдә кабул итү сәләтен үстерүне күздә тота.
⠀
Проект кысаларында өч форматтагы лекция-очрашулар планлаштырылган.
⠀
Беренче формат-автор катнашында яңа балалар китапларын тәкъдим итү. Татарстанның әйдәп баручы авторлары белән турыдан-туры аралашуы һәм хәзерге татар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре белән танышу. Тамашачылар белән тере элемтә-авторга да, укучыга да үсеш өчен менә дигән стимул. Очрашу кысаларында шулай ук, балалар өчен әдәби викториналар, китап күргәзмәләре һәм уеннар, танылган балалар язучылары әсәрләре буенча театральләштерелгән тамашалар оештырыла.
⠀
«Әкият-BELEM» проектын тормышка ашыру барышында милли әдәбиятка игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән 30га якын очрашу үткәрү планлаштырыла.
⠀
Беренче кичәбездә без Фәйрүзә Мөслимованың «Татарча Әлифба» китабы белән танышып үтәчәкбез.
Китап уку сезнең өчен дә, балагыз өчен дә матур гадәткә әйләнсен.
⠀
Презентация үткәрү урыны: «Әкият» курчак театрының Кече залы
Башлана: 10 октябрь, 16-00 сәгатьтә.
Керү бушлай. Әлеге чарада катнашу өчен алдан теркәлү мәҗбүри. E-mail: Ekiyat-belem@yandex.ru
⠀
Чакырылган кунакларга театр музеена бушлай керү мөмкинлеге булачак.

О театре
  • Документлар
Для зрителей
  • Правила посещения
  • Оценка качества услуг
  • Отзывы
  • Реквизиты и условия оплаты
(843) 237-70-09
Адрес: Казань, ул. Петербургская, 57
Как проехать
2021 г. Все права защищены. ©
Сделано в Direkt


theatre2019-gray300.png