Премьера спектакля «Винни-Пух маҗаралары»
31 октябрь көнне «Әкият» курчак театрында Алан Милн повести буенча куелган «Винни-Пух маҗаралары» спектакленең премьерасы узды!
Кристофер Робин йоклар алдыннан әкият тыңларга ярата! Бу әкиятләрдә аның дуслары күп: Винни-Пух, Мыркылдык, Иа, Куян һәм Ябалак. Алар бергә кыенлыкларны җиңәргә, бер-бер- сенә ярдәм итәргә, кыскасы, дус булырга өйрәнәләр. Ләкин, көннәрдән бер көнне, Әтисе Кристоферга син инде зур үстең, дип хәбәр итә…
Режиссер - Илгиз Зәйниев
Рәссам - Никита Протасов
Композитор - Лилия Таһирова
Елмаюлар һәм чын театраль тылсым белән тулы көн булды. Бу шатлыкны безнең белән уртаклашуыгыз өчен рәхмәт! Яңа спектаклебез озын гомерле булсын!