ТЕАТР КУКОЛ «ЭКИЯТ» ПРИГЛАШАЕТ НА НОВОГОДНЕЕ ПРЕДСТАВЛЕНИЕ «СНЕЖНАЯ КОРОЛЕВА – ЗИМНЕЕ ПУТЕШЕСТВИЕ»
Быел «Әкият» курчак театры «Кар иле патшабикәсе – кышкы сәяхәт» дип аталган премьерасын тәкъдим итәчәк.
Һанс Христиан Андерсенның «Кар иле патшабикәсе»н укымаган, белмәгән бала юктыр. Бу – иң танылган әкиятләрнең берсе.
Спектакльдә нәни тамашачылар кыю Герда белән бергә явыз Кар патшабикәсе әсирлегенә эләккән Кайны эзләргә барачак.
Герда күп сынаулар аша узып, үзенең тугрылыгын исбатлый – иң якын кешесен, Кайны, боз хуҗабикәсенең кулыннан коткара.
Бу гаҗәеп, серле, кышкы әкият – гаилә белән карау өчен менә дигән тамаша. Ә иң мөһиме, бу спектакль могҗизаларга ышанып яшәргә өйрәтә.
Яңа ел тамашасы программасында: «Кар иле патшабикәсе – кышкы сәяхәт» әкияте һәм Чыршы тирәли әйлән-бәйлән.
Билетларны театр кассасында һәм барлык интернет платформалар аша сатып алырга мөмкин (театрның рәсми сайты puppet-show.ru, uslugi.tatarstan.ru, bileton.ru, kassir.ru, afisha.yandex.ru/kazan ).
Яңа ел тамашалары татар телендә 20, 28 нче декабрь, 4 һәм 8 нче гыйнвар көннәрендә булачак.
1 гыйнвар – ял көне.
Билет бәяләре – 650дән 1050 сумга кадәр.
Яшенә карамастан, һәр тамашачыга билет алу зарури.
Тамаша 1 сәгать 20 минут бара.
3 яшьтән