“Әкият” курчак театры журналистларны премьерага чакыра
Хөрмәтле журналистлар!
12 декабрь көнне 11.00 сәгатьтә сезне Татар дәүләт “Әкият” курчак театры Фәнис Яруллин әкияте нигезендә, Ркаил Зәйдулла пьесасы “Йолдыз тапкан кыз” премьерасының пресс-показына чакыра. Спектакль – Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның 80 еллык юбилеена багышлана.
Спектакль - "Бердәм Россия" партиясенең "Театрлар - балаларга" федераль программасы кысаларында чыгарыла.
Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Илдус Зиннуров, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;
Рәссам – Татьяна Мельникова, Россиянең “Алтын битлек” театраль премиясе номинанты (Санкт-Петербург);
Композитор – Мәсгүдә Шәмсетдинова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (АКШ);
Аранжировка – Юрий Чаплин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;
Пластика – Гүзәл Маннапова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Аккредитация:
8 9046 65 18 14 (Дилия Шаязданова)
e-mail: diliya1986@mail.ru