ТРАДИЦИОННЫЙ СБОР ТРУППЫ
Бүген, 18 август көнне, театр артистлары һәм хезмәткәрләре сезон башлануы алдыннан труппаның традицион җыелышында очрашты.
Театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев һәм Башкарма директоры Илфат Ганеев яңа сезонда булачак премьералар, гастрольләр һәм фестивальләр турында сөйләде.
Сентябрь һәм октябрь айларында театрда ике яңа премьера көтелә. Беренчесе Габдулла Тукай әкияте буенча «Су анасы» спектакле булачак. Икенчесе – Д.Мамин-Сибирякның «Сказка про Козявочку» әкияте. Режиссер – Эльвира Гилемханова.
92нче театраль сезон 22 августта «Ана кыры» спектакле белән ачыла.