11 Март 2022
«ӘКИЯТ» КУРЧАК ТЕАТРЫ ТАТАРСТАННЫҢ ӨЧ РАЙОНЫНДА «МЫРАУ БАТЫР» СПЕКТАКЛЕН КҮРСӘТӘЧӘК
Түбән Кама, Алабуга һәм Зәй районында яшәүче яшь тамашачыларга республиканың әйдәп баручы һәм иң өлкән театрларының берсе – Татар Дәүләт «Әкият» курчак театры спектаклен карарга уникаль мөмкинлек булачак.
«Әкият» курчак театры гастрольләр кысаларында Нәкый Исәнбәт әкиятенә нигезләнеп куелган данлыклы «Мырау батыр» спектаклен тәкъдим итәчәк.
«Мырау батыр» – татар балалар әдәбиятының йөзек кашы. Әлеге спектакльнең төп максатларының берсе – бөек әдип Нәкый Исәнбәтнең гаять бай, саф татар телен, аның матур яңгырашын түкми-чәчми яшь тамашачыларга җиткерү! Сезне спектакльләребездә көтеп калабыз.
14, 15 март – Түбән Кама, Т.А.Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры;
16 март – Алабуга муниципаль районының Мәдәният сарае;
17 март – Зәй муниципаль районының «Энергетик» Мәдәният сарае.