«ӘКИЯТ» КУРЧАК ТЕАТРЫНДА ЯҢА ЕЛ ТАМАШАСЫ
Кадерле дуслар! Бусагада Яңа 2021 ел!
Татар Дәүләт «Әкият» курчак театрында легендар «Кар патшабикәсе»нең яңа заманча интерпретациясе – «Кай һәм Герданың Яңа ел маҗаралары».
Быел тамашачыларны гадәти булмаган форматта Яңа ел тамашасы көтә - искиткеч матур костюмнар, махсус ут бизәләше, видео эффектларга һәм интерактив вакыйгаларга бай спектакль-интермедия.
Тамашачылар Кыю Герда белән бергәләшеп, явыз Кар патшабикәсе әсирлегенә эләккән Кайны эзләргә барачак. Балалар безнең уникаль чараның тамашачылары гына түгел, ә аның иң чын һәм актив катнашучылары да булачаклар. Каһарманнарыбызның уңышы, аларның юлларында очраган авырлыкларны җиңеп чыгу-чыкмаулары тулысынча нәни тамашачыларыбыз күрсәткән ярдәмгә бәйле булачак!
⠀
Маҗаралар, уеннар, күңелле биюләр, кызыклы каһарманнар һәм, әлбәттә, иң көтеп алынган кунаклар – Кыш бабай белән Кар кызы – болар барысы да «Әкият» курчак театрында «Кай һәм Герданың Яңа ел маҗаралары»!
Программа төрле яшьтәге тамашачыларга исәпләнгән.
Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, быел Яңа ел тамашалары фойеда түгел, ә театрның Зур залында узачак. Тамашачылар интермедиядә үз урыннарында утырып катнаша. Тамаша барышында Роспотребнадзор күрсәтмәләре буенча барлык куркынычсызлык чаралары да үтәләчәк.⠀
Театр фойесында сезне бәйрәмнең патшабикәсе – чыршы, күңелле музыка һәм махсус яңа ел фотозонасы көтә.
⠀
-
Билет бәясе - 500 сум.
-
Яшенә карамастан, һәр тамашачыга билет алу зарури.
-
Тамаша 1 сәгать бара.
-
Яңа ел тамашасы татар телендә 2 декабрь һәм 4 гыйнвар көннәрендә була