29 Октябрь 2019
КОТЛЫЙБЫЗ!
Кичә, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова «Әкият» татар дәүләт курчак театрын 85 еллыгы белән котлады. «Әкият» татар дәүләт курчак театрына әкияти бина төзү турында Зилә Вәлиева хыялланган иде. Айрат Сибагатуллин бу эшен ахырына җиткерә алды. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең бина нигезенә капсула салганын искә алдык – ул да шушы әкияти бинага ышанды. Бина Рөстәм Миңнехановның күзәтүендә төзелде”, - дип истәлекләрне яңартты Ирада Әюпова.
Юбилей уңаеннан, министр театр директоры Роза Яппарованы “Республика алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләде.
Юбилей уңаеннан, министр театр директоры Роза Яппарованы “Республика алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләде.