Приглашаем на новогодние представления!
Яңа ел тамашаларына чакырабыз!
«ӘКИЯТ» КУРЧАК ТЕАТРЫ ЯҢА ЕЛ ТАМАШАЛАРЫНА ЧАКЫРА!
Быел курчак театры «Тылсымлы теләк» дип аталган яңа ел премьерасын тәкъдим итәчәк!
«Тылсымлы теләк» – балалар да, әти-әниләр дә ярата торган рус халык әкияте! Мич башындагы Емеляны бөтен кеше беләдер мөгаен; үзләре йөри торган чиләкләрне һәм, әлбәттә инде, тылсымлы Чуртанны! Заманча куелыш: юмор, кызыклы сюжет, музыка – аны яңа буынга тагын да якын итә. Спектакль башка әкиятләр геройлары белән тулыландырылган, шуңа өстәмә мәгънәләргә баеган. Без барыбыз да дус, тугры, тырыш булырга өйрәнербез һәм бу сыйфатларның чын могҗиза булуына инанарбыз! Спектакльдән соң тамашачыларны яраткан геройлар белән Чыршы тирәли гаҗәеп әйлән-бәйлән көтә. Күңелле музыка һәм мавыктыргыч уеннар, җем-җем килеп балкып торган бәйрәм Чыршысы, Кыш Бабай һәм Кар Кызы – болар барысы да «Әкият» курчак театрында!
Яңа ел тамашасы программасында: рус халык әкияте буенча куелган «Тылсымлы теләк» спектакле һәм Чыршы тирәли әйлән-бәйлән.
Тамаша 1 сәгать 20 минут бара.
Яңа ел тамашалары татар телендә 26, 30 нчы декабрь һәм 3, 5 нче гыйнвар көннәрендә булачак.
1 гыйнвар – ял көне.
Билетларны театр кассасында һәм барлык интернет платформалар аша сатып алырга мөмкин.
Билет бәяләре – 750дән 1200 сумга кадәр.
Яшенә карамастан, һәр тамашачыга билет алу зарури.
3 яшьтән карау тәкъдим ителә