16 Март 2019
“Әкият” курчак театрында Равил Бохараевны искә алу кичәсе була
4 апрельдә 16-00 да “Әкият” курчак театрында шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, Татарстанның Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Равил Бохараевны искә алу кичәсе узачак.Кичәдә язучыны күреп белгән, аның белән бергә иҗат иткән, аралашып яшәгән шәхесләребез истәлекләре белән уртаклашачак.
Чарада театр артистлар башкаруында шигырьләр яңгыраячак, шулай ук Р.Бохараев пьесасы буенча куелган “Апушның тылсымлы төшләре” спектакленнән күренеш күрсәтеләчәк. Чараны оештыручы – Татар дәүләт “Әкият” курчак театры.