13 Декабрь 2018
Премьера белән!
Бүген Татар дәүләт “Әкият” курчак театрында Фәнис Яруллин әкияте нигезендә, Ркаил Зәйдулла пьесасы “Йолдыз тапкан кыз” премьерасы булды. Спектакль – Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның 80 еллык юбилеена багышлана.
Спектакль - "Бердәм Россия" партиясенең "Театрлар - балаларга" федераль программасы кысаларында чыгарылды.